"Үлемсез полк" яңа форматта

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Быел оештыручылар «Үлемсез полк» акциясен яңа форматта уздыру турында игълан иттеләр. Һәркем үзенә уңайлы булган акция форматын сайлый һәм үз герое турында сөйли алачак.

Лениногорскида "Үлемсез полк" акциясе яңа форматта узачак-колонна булып үтү булмаячак, әмма теләгән һәркем, киемгә, значокка, автомобильгә, «Үлемсез полк» сайтына туганының портретын урнаштырып, акциягә кушыла алачак.

Теләге булган һәркем социаль челтәрдәге үз битендә ветеранның фотоларын һәм аның турында #нашбессмертный полк хэштегы белән язма урнаштыра алачак, язмалар, бергә тупланып,  Россиянең Үлемсез полкының рәсми битендә басылып чыгачак.

"Үлемсез полк"акциясе буенча тәкъдимнәр: http://Рекомендации по акции "Бессмертный полк">>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International