АСИ һәм Росконгресс Татарстан эшкуарларын Россиянең перспективалы брендлары конкурсында катнашырга чакыра

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Конкурста катнашу өчен гаризалар идея.росконгресс. рф крауд-платформасында биш номинация буенча кабул ителә:

  • Азык-төлек товарлары
  • Куллану товарлары
  • Мәгълүмати технологияләр
  • Югары технологияләр
  • Креатив индустрияләр

Конкурста эшкуарлар – компанияләре тотрыклы үсеш темпларын һәм җитештерүне локальләштерүнең югары дәрәҗәсен күрсәтә, шулай ук товарлары кулланучылар тарафыннан югары бәяләнә торган кече һәм урта бизнес вәкилләре катнаша ала:

  • Компания гариза биргән төбәкнең резиденты булырга тиеш
  • Компания конкурсның биш тармак-номинациясенең берсенә карый
  • Компания социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра
  • Компания җитештерүне локальләштерүнең югары дәрәҗәсен күрсәтә

Жюри һәр субъекттан биш җиңүче брендны билгеләячәк. Моннан тыш, конкурсның биш федераль җиңүчесе сайланачак, алар илнең югары җитәкчелеге быел июнь аенда форумның көндезге чарасында билгеләнәчәк. Шулай ук жюри брендларга ярдәм итү чараларының иң яхшы җыелмалары булган төбәкләрне билгеләп үтәчәк.

Җиңүче брендлар үз товарларын маркетплейсларда һәм сәүдә челтәрләрендә, телевидениедә һәм яңа медиада таныта алачак, шулай ук конкурс партнерларыннан ярдәм һәм таныту ала алачак. Алар арасында Росконгресс фонды, Wildberries, OZON, «Диалог» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, ФЦК, «Россия почтасы», Роскачество, АНО «Милли өстенлекләр» автоном коммерцияле булмаган оешмасы һәм башкалар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International