"Логос" балалар һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм үзәге базасында яшьләр өчен чара үтте.
Әлеге чараның максаты: яшүсмерләрнең хокук бозуларын кисәтү, балигъ булмаганнарның экстремистик эшчәнлеккә, законсыз массакүләм акцияләргә җәлеп итү омтылышларын булдырмау.
«Логос» үзәге директоры Ольга Ященко, педагог - психологлар Диләрә Мортазина, Ирина Седова яшьләргә лекция укыдылар һәм күнегүләр үткәрделәр, соңрак алар диагностик сорауларга җавап бирделәр.
Әлеге чарага ПДН инспекторы Газизова Р.Ш. чакырылган иде, ул үз гамәлләре өчен җаваплылык турында әңгәмә үткәрде. Балалар игътибар белән тыңладылар һәм актив рәвештә сораулар бирделәр.