Үләннәр януы һәрвакыт диярлек кеше гаебе белән килеп чыга. Коры үлән караучысыз калдырылган учак, сүнмәгән тәмәке яки очраклы рәвештә ташланган шырпы белән янып китәргә мөмкин.
Янгын килеп чыкмасын өчен, шәһәр читендәге йортыгызның иминлеген алдан ук кайгыртыгыз:
- һәр торак корылма янында су салынган савыт булырга тиеш;
- узган елгы кипкән үләнне чабыгыз;
- тотрыклы коры һәм җилле һава торышы шартларында яисә шторм кисәтүе алганда янгын куркынычы янаган эшләр башкармагыз;
- балаларга шырпы, зажигалка белән уйнарга рөхсәт итмәгез, балалар шуклыгы - янгын чыгуның иң еш сәбәпләреннән берсе.
Әгәр сезнең участокка ялкын якынлашса:
Сезгә ярдәм күрсәтә алмаган барлык гаилә әгъзаларын эвакуацияләгез. Шулай ук йорт хайваннарын куркынычсыз урынга алып китегез;
- Янгынның адресын, аның барлыкка килү урынын һәм фамилиягезне әйтеп, шундук янгын сүндерүчеләргә шалтыратыгыз;
- Тышкы тәрәзәләрне, ишекләрне, вентиляция тишекләрен ябыгыз;
Янгын чыккан очракта түбәндәге номерларга шалтыратыгыз: «01» (стационар телефоныннан) һәм «101» яисә «112» (мобиль телефоннан).
Янгынга каршы кагыйдәләрне бозучыларга гражданнар өчен 10000 сумга кадәр штраф, вазыйфаи затлар өчен 60 мең сумга кадәр административ җаваплылык кулланылачак. Янгын белән зур матди зыян салганда 1 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү кебек җинаять җаваплылыгы каралган.