Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең дежур частена соңгы 2 көндә мошенниклык гамәлләре факты буенча хатын-кызлардан берьюлы 6 хәбәр килде.
Бер көнне Лениногорскида яшәүче 86 яшьлек хатынның стационар телефонына шалтырату килгән. Телефон трубкасындагы елаучы тавыш кызының тавышына бик охшаган була. Олы яшьтәге хатын борчыла башлый, нәрсә булганы турында сораша. Соңрак трубканы медицина хезмәткәре алган, аның кызы җәяүле булып, авариягә китергән, нәтиҗәдә әлеге автомобиль йөртүчесе нык зыян күргән, дип хәбәр итә. Шулай ук шалтыратучылар ашыгыч операция өчен 800 мең сум акча кирәклеге турында хәбәр итә. Гариза бирүченең карамагында ярты миллион кызының акчасы була, ул шалтыратучылар үтенече буенча пакетка төреп, анда сөлге, кием сала һәм курьерга тапшыра.
Кыска вакыт эчендә мондый шалтырату шәһәрнең һәм районның тагын берничә кешесенә килә. Шул ук сумманы «кызын коткару» өчен билгесез кешеләр 85 яшьлек өлкән яшьтәге хатын-кыздан сораганнар. Пенсионер шикләнә, икенче бүлмәгә чыгып, кызы белән кесә телефоны аша элемтәгә керә. Аның белән барысы да яхшы булып чыга.
73 яшьлек тагын бер хатынны мошенниклар хәйләсеннән вакытында кайткан оныгы коткарган. Хатын-кыз телефоннан сөйләшә, анда аны оныгының хастаханәдә авыр хәлдә булуына ышандырырга тырышалар.
Шундый ук хәлгә тагын 2 җирле хатын-кыз эләккән. Гомумән алганда, 450 мең сум акчаны алдарларга тапшырганнар.
Бу фактлар буенча Эчке эшләр министрлыгының тикшерү бүлеге тарафыннан «мошенниклыкка омтылу» һәм «Мошенниклык»маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, зыян күрүчеләр мондый мошенниклык фактлары турында белгәннәр.
Тәртип сакчылары гражданнарга әти-әниләре, өлкән яшьтәге туганнары белән профилактик әңгәмәләр үткәрергә һәм аларга мондый ситуацияләрдә ничек эш итәргә кирәклеген аңлатырга киңәш итә.
Әгәр дә сез җинаятьчеләр корбаны булсагыз, шунда ук полициягә «02»телефоннары аша хәбәр итегез.