Бүген Мәдәният сараенда җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, җирле үзидарә системасының халыкка иң якын булган хакимият булуын билгеләп үтте. Муниципаль хезмәткәр эше кешедән күптөрле белем, зур җаваплылык таләп итә. Нәкъ менә җирле үзидарә органнары аша гражданнар тормыш эшчәнлегенең иң актуаль мәсьәләләрен хәл итүдә катнашу хокукын тормышка ашыралар. Ә муниципаль хакимият органнарының максаты-кешеләрнең хокукларын яклау һәм лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү.
Муниципаль хезмәт ветераннарына ул аерым рәхмәт сүзләре җиткерде. Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә, депутатларга ныклы сәламәтлек, энергия, авыр һәм җаваплы эшләрендә уңышлар теләде.
Аннары Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов бүләкләү тантанасын үткәрде.
Һөнәри бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.