Казан Ратушасында ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Ел саен безнең Лениногорск ТОСлары әлеге грантлар конкурсында катнаша.Быел да дүртесе җиңүче һәм призер булды:
1 урын-12 нче ТОС (рәис урынбасары И. Г. Трищанкова) һәм 1 нче ТОС (рәис урынбасары А. Ю. Лихачева)
4 урын 5нче ТОС (рәис урынбасары Халикова М.И.) һәм 8нче ТОС (рәис урынбасары Просвирина Л. А.).
Бүләкләү алдыннан «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең (ТОС) эшчәнлегенә югары бәя бирде.
Җиңүчеләргә медальләр һәм дипломнар, барлык призерларга дипломнар тапшырылды. Ә алынган грантларга ТОСлар үзләренең игелекле эшләрен тормышка ашыра алачак. Барыгызны да җиңү белән котлыйбыз!