Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә якташыбыз хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Бүген мэрия бинасында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов кече сержант Владислав Богачевка «Батырлык өчен»медален тапшырды.
Рәгат Хөсәенов аңа батыр хезмәте, хәрби һәм гражданлык бурычын лаеклы үтәве, Ватанга хезмәте өчен тирән рәхмәт белдерде:
- Туган ил өчен авыр вакытта сез аны яклап чыктыгыз. Тормышыгызны куркыныч астына куеп, илебезнең мәнфәгатьләрен яклыйсыз. Сез яшьләр өчен үрнәк. Лаеклы бүләк белән котлыйбыз, - диде ул.
Шулай ук Район башлыгы туганнарына һәм якыннарына лаеклы тәрбия биргәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Владиславка 24 яшь, Россия армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, контракт буенча хезмәт итәргә китә, беренче көннәрдән үк махсус хәрби операция зонасында була, ул вакытта яралана һәм комиссовать ителә.
Исегезгә төшерәбез, хәзер Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнар җыю үткәрелә. Хәрби хезмәткәрләр өчен өстәмә матди түләүләр һәм социаль ташламалар каралган. Тулырак мәгълүмат: Лениногорск районы Хәрби комиссариаты, Шашин проспекты, 24 адресы буенча, элемтә өчен телефон: 5-08-94, 5-08-96, 5-09-02, 5-19-22 (тәүлек әйләнәсе).