ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 20 апрельдә аязучан болытлы. Төнлә явым-төшемсез.
Көндез урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.
Җилнең тизлеге 5 м/с кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы +2..+5, көндез һаваның максималь температурасы +14..+18˚.