Хөрмәтле лениногорскилылар һәм шәһәр кунаклары! 2023 елның 25 апрелендә, һава шартларына бәйле рәвештә, «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге «ФБУЗның Әлмәт филиалы белгечләре тарафыннан Лениногорск муниципаль районының урман-парк зонасы территориясендә талпаннардан эшкәртү үткәреләчәк.
Бу көнне сездән паркта йөрүдән тыелуыгызны, паркларга һәм скверларга барганда җирдән бернәрсә дә алмавыгызны, паркта йөреп кайткач, кулларыгызны җентекләп юып, антисептик белән эшкәртүегезне сорыйбыз.