Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сезгә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының түбәндәге илләрдә Россия Федерациясе Сәүдә вәкилләре катнашында видео-конференц-элемтә режимында «Сәүдә вәкиле белән сәгать» форматында чаралар циклын уздыру планлаштырылуы турында хәбәр итә:
25.04.2023 Согуд Гарәбстанында (Мәскәү вакыты белән 11: 00 сәгатьтә);
03.05.2023 Аргентинада (Мәскәү вакыты белән 15: 30 сәгатьтә);
11.05.2023 Таиландта;
30.05.2023 Индонезиядә.
Киңәшмә барышында сәүдә вәкилләре хезмәттәшлекнең төп мәсьәләләрен җиткерәчәк. Шулай ук эшмәкәрләрнең спикерларга практик сораулар бирү мөмкинлеге булачак.
Сезне кызыксындырган барлык сораулар буенча Лениногорск районы Башкарма комитетының икътисад бүлегенә 5-19-26 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.