Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 112 статьясындагы беренче өлешенә һәм «Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында» Татарстан Республикасы Законына ярашлы рәвештә, 1 Май-Яз һәм Хезмәт бәйрәме; 9 Май-Җиңү көне – Татарстан Республикасында эшләми торган бәйрәм көннәре, «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба-КФҮ ГБУ ) бәйрәм алдыннан, ял һәм бәйрәм көннәрендә КФҮ ГБУ бүлекләренең/филиалларының эш графигын бирә:
29.04.2023 ел -эш көне, гадәти режимда
2023 елның 30 апреленнән, 2023 елның 1 маена кадәр - ял көннәре
2023 елның 2 маеннан 2023 елның 6 маена кадәр - эш көннәре, гадәти режимда
2023 елның 7 маеннан, 2023 елның 9 маена кадәр - ял көннәре
2023 елның 10 маеннан - эш көннәре, гадәти режимда