Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидуллина 6 нчы социаль участокта юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча мәгълүмат сәгате үткәрде. Чараның максаты-урамда куркынычсызлык күнекмәләрен булдыру, балигъ булмаганнарның юл билгеләре турында белемнәрен кабатлау һәм ныгыту.
Мәгълүмат сәгате барышында балалар юл билгеләренең барлыкка килү тарихын, заманча билгеләрнең классификациясен һәм алар нәрсә аңлата икәнен белделәр. Белгеч «Акыллы җәяүле»викторинасын үткәрде. Катнашучылар алынган мәгълүматны гамәлдә кулландылар. Викторина барышында Юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл билгеләре буенча белемнәрен күрсәттеләр.