Лениногорскида тәрбиячеләр өчен зона семинары узды

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

22 нче балалар бакчасы базасында «Төбәкнең мәдәни киңлеген үзләштерү процессында заманча педагогик технологияләрне гамәлгә ашыру»темасына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячеләрнең зона семинар-практикумы узды.

Әлеге балалар бакчасынн сайлау очраклы түгел иде, ул Лениногорск шәһәренең муниципаль база мәйданчыгы булып тора.

Семинарда күрше районнардан килгән педагоглар катнашты, алар балаларны татар теленә өйрәтүдә заманча алымнар куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Башка районнардан килгән кунаклар балаларны туган телгә өйрәтүдә киң кулланыла торган авторлык уеннарын тәкъдим иттеләр, мастер-класслар, квест уеннары үткәрделәр. Эш ахырында һәр катнашучы семинарның эчтәлеге буенча үз фикерен әйтте һәм алга таба иҗади уңышлар, яңа идеяләр һәм аларны тормышка ашыруда уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International