1 апрельдән Лениногорск районында язгы чакырылыш башланды. Ул 3,5 ай дәвам итә һәм 15 июльдә тәмамлана. 18-27 яшьлек ир - атлар армия хезмәтенә чакырылырга тиеш. Барлык призывниклар мәҗбүри рәвештә медицина комиссиясен үтәләр.
Хезмәт итү вакыты 12 ай тәшкил итә.
Алар берничә: коры җир гаскәрләре, Һава-космос көчләре, хәрби-диңгез флоты, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре, Һава десант гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Булачак солдатларның төгәлрәк бүленеше соңрак билгеле булачак.
Шулай ук хәзер Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнар җыю үткәрелә. Хәрби хезмәткәрләр өчен өстәмә матди түләүләр һәм социаль ташламалар каралган. Тулырак мәгълүмат: 5-08-94, 5-08-96, 5-09-02, 5-19-22 (тәүлек әйләнәсе) (Лениногорск шәһәре хәрби комиссариаты) телефоннары буенча.