Физик культура буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы призерларын котлыйбыз!

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Түбән Новгород шәһәрендә физик культура буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Татарстан Республикасы командасы составында:

Картежников Богдан, 2нче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы;

Калинин Павел, 5нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы;

Алинә Асайдуллина, 2 нче  мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы.

Балалар барлык сынауларны уңышлы үттеләр һәм физик культура буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында призер булдылар! Балаларны, шулай ук балаларны әзерләгән физик культура укытучыларын котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International