Спортчыларыбызны һәм аларның тренерларын җиңүләре белән котлыйбыз!

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

8-16 апрельдә Мәскәү өлкәсенең Королев шәһәрендә 13-14 һәм 15-16 яшьлек кызлар арасында Россия беренчелеге узды. Республикабызны 7 спортчы тәкъдим итте: шуларның 2се-Лениногорск шәһәреннән.

Ярышларда Россия Федерациясенең 82 субъектыннан 400дән артык спортчы катнашты.

Антипова Дарья  беренче урынны яулады, Россия җыелма командасы составына эләгеп, шуның белән ул Европа беренчелегендә катнашуга юллама алды.

Пимошина Анна ныклы характер һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте.

Дарьяга август аенда узачак Европа беренчелегендә җиңү телибез, ә Аннаның үз максатына ирешергә мөмкинлекләре бар.

Алар Галиуллин Артур Денисламович һәм Жупиков Егор Олегович җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International