Район башлыгы Рәгать Хөсәенов өмәдән соң территорияләрне җыештыруны тикшерде

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов шәһәрдә территорияләрне, паркларны һәм скверларны җыештыру барышын тикшерде.

Шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков, Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Алексей Корноухов, «БлагСтройДорХоз» АҖ директоры Мәүлет Сабиров, «ИСБ» ҖЧҖ җитәкчесе Максим Мовляк катнашты.

Район Башлыгы Рәгать Хөсәенов Ленини скверының җәяүлеләр зонасы буенча үтте. Аннан соң нефть монументы һәм ЗАГС территориясенә барды, шулай ук М.Горький исемендәге парк зонасын карады.

Ул корыган яфракларны җыештыру, «Балерина» фонтанын буяу, һәйкәлләрне җыештыру һәм реставрацияләү, брусчатка һәм агач өслекләрне ремонтлау, фонарь баганаларын ремонтлау һәм буяу, бурычларын куйды. Рәгать Хөсәенов аерым игътибар бирергә кирәк булган урыннарны билгеләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International