Лениногорск картлар һәм инвалидлар йортында Пасха бәйрәме узды

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен быелгы Пасха бәйрәме аеруча сөенечле булды.
Православие христианнарының  зур бәйрәме алдыннан, бүләккә Пасха куличлары, төрле җиләк-җимешләрне  алып, картлар һәм инвалидлар йортына Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, шәхси эшмәкәр Рамил Тукаев, шәхси сак предприятиесе җитәкчесе Мансур Гыйльмурадов кунак булып килде.
Тәмле бүләкләрдән тыш, алар шулай ук картлар йортында яшәүчеләр белән аралашырга вакыт таптылар. Дусларча аралашу уңайлы ял итү почмагында узды. Пасха куличларын Рамил Тукаевның шәхси предприятиесе пекарнясында пешергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International