Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы атналык «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен уздырды.
«Эшлекле дүшәмбе» эше Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлек башлыгы урынбасары Роберт Сираҗетдиновның район территориясендәге оператив вәзгыять, бүлек хезмәткәрләренең бер атна эчендә башкарган эшләре һәм алдагы атнадагы бурычлары турында докладыннан башланды.
Лениногорск районы Башлыгы җитәкчеләр алдына берничә бурыч куйды.
Лениногорск районы территориясендә территорияне пычрактан, тузаннан, яфраклардан, чүп – чардан чиситартуны дәвам итү, шулай ук һәр сишәмбе санитар көн һәм экологик икеайлык кысаларында җыештыру эшләрен үткәрү.
Район башлыгы 2023 елның язгы-җәйге чакырылышка, шулай ук контракт буенча хезмәтләргә игътибарны юнәлтте. Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре комиссариаты гражданнарга Россия Федерациясендә Хәрби хезмәт өчен 1 елдан 5 елга кадәр контракт төзергә тәкъдим итә. Киңәшмәдә контракт хезмәтенең яңа шартлары һәм өстенлекләре әйтеп үтелде.
Ахырда район башлыгы Яшьләр эшләре идарәсе, мәдәният белгечләренә Ураза бәйрәмнәренә, 1 май эстафетасына, Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларын лаеклы дәрәҗәдә уздырырга күрсәтмә бирде.
Рәгат Хөсәенов халыкка янгынга каршы чор турында мәгълүмат җиткерергә искәртте.
Махсус янгынга каршы режим вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ штрафлар күләме 2 тапкыр арта.
Гражданнар өчен янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар бу чорда 10-20 мең сум, вазифаи затлар өчен – 30-60 мең сум, эшмәкәрләр өчен – 40 мең сум, юридик затлар өчен-400-800 мең сум тәшкил итә.
Хөрмәтле лениногорскилылар, 2024 елда нинди җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүне сайлаганда, Сезгә дә катнашырга һәм иҗтимагый мәйдан өчен тавыш бирергә тәкъдим итәбез! Үз тавышыгызны сылтама буенча бирә аласыз: https://open.tatarstan.ru/polls/?need_auth=true&redirect_pid=d1b16892-c7db-11ed-b5bd-005056a75f84