"Ялтау" беренче тапкыр студентлар кабул итте

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

20 марттан 15 апрельгә кадәр узган ел реконструкциядән соң ачылган «Ялтау» МТФында беренче тапкыр Казан ветеринария медицинасы академиясе студентлары производство практикасын узды.

Практикантлар, нигездә, мастит буенча тикшеренүләр үткәргәннәр һәм аны ачыклаганда хайваннарны дәвалаганнар. Сыерларны һәм бозауларны вакцинацияләүдә ярдәм иттеләр,-дип сөйләде «Август-Лениногорск» баш ветеринария табибы Илсур Гыйниятуллин.

- Практика вакытында бик күп тәҗрибә тупладык.  «Ялтау» да барлык санитар таләпләрнең һәм протоколларның никадәр төгәл үтәлүенә игътибар иттек – моны безгә дә өйрәттеләр,-дип уртаклашты 4 курс студентлары Каникова Альбина, Лобачева Варвара, Рублева Людмила.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International