Сорау: баланың баллы ризыктан соң көчле аллергиясе башланды. Эштән соң мин даруханәгә кердем һәм аллергия симптомнарын бетерү өчен кыйммәтле дару сатып алдым. Әмма ирем дә шундый ук дару сатып алган. Мин препаратның берсен тапшырырга һәм акчаны кире кайтарырга теләдем, әмма даруханәдә моннан баш тарттылар. Бу дөресме?
Җавап: Әйе. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары нигезендә, алмаштырылырга тиеш булмаган азык-төлек булмаган товарлар исемлегенең 1 пунктына ярашлы рәвештә, дару препаратлары алмаштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарларга карый, димәк, акчаларны кире кайтару мөмкин түгел.