14 апрельдә Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсе узды

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

14 апрельдә Лениногорскида «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсе региональ этабының беренче көне узды. Чара 3 мәйданчыкта үтте: Лениногорск Мәшгульлек үзәгендә, Лениногороск политехник колледжда, Лениногорск музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжында.

Лениногорск Мәшгульлек үзәгендә ярминкә иртәнге 9.00 сәгатьтә башланды. Эш эзләүчеләргә оешмалардан 100дән артык вакансияләр тәкъдим ителде. 9 оешма: Лениногорск үзәк район хастаханәсе, «Геотех-Сервис», «Капрон», «ТН-Сервис», «Деловсыре», «Агрострой», «Агропак-Татарстан», «НКТ-Сервис» җәмгыятьләре, Лениногорск хәрби комиссариаты килде.

Мәшгульлек үзәгендәге вакансияләр ярминкәсенә 97 эшсез, эш эзләүче гражданнар килде. Эш бирүчеләргә: хезмәтне саклау һәм производство куркынычсызлыгы инженеры, технолог, җиһазлар буенча механик , энергетик, кладовойда эшләүче, буфетчы, дефектоскопист, электр җиһазларына хезмәт күрсәтеү һәм ремонтлау буенча электр монтёры, махсус техника машинисты, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, барлык категория машина йөртүчеләр, КРС бораулаучылары, сыекча тутыру линиясенә оператор, оператор- терлекчеләр, йөк ташучылар, токарьлар, ЧПУ станоклары операторлары , слесарьлар, санитаркалар, хезмәт биналарын җыештыручылар һәм башка һөнәрләр буенча эшчеләр кирәк.

Ярминкәгә килүчеләр вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар. Хәрби комиссариат вәкиле контракт буенча хәрби хезмәт буенча аңлату эше үткәрде.

Лениногорск политехник колледжы базасындагы мәйданчык 10.00 сәгатьтән үз эшен башлады. Эш эзләүче гражданнар белән беррәттән, уку йортының өченче һәм дүртенче курс студентлары да килгән иде. Өченче курс студентлары производство практикасын кайда үтәргә мөмкин булган предприятиеләр белән кызыксындылар, ә чыгарылыш курс студентлары диплом алганнан соң белгечлек буенча кайда эшкә урнашып булыр икән дип, эш бирүчеләргә мөрәҗәгать иттеләр.

11 промышленность предприятиесе : «УК Татспецтранспорт» Лениногорск УТТ, «РосНефтеКомплект+», «Лениногорск механика заводы», НПФ «Модуль», «Капрон», «ТН-Сервис», «Геотех-Сервис», «НКТ-Сервис» җәмгыятьләре, «Транснефть-Прикамье» Ромашкин район нефтьүткәргечләр идарәсе , «ТНГ-ЛенГИС», «Завод Ленмаш» җәмгыятьләре 188 берәмлек вакансияләр тәкъдим итте: мастер, барлык категория машина йөртүчеләр инженеры, махсус техника машинистлары, автомат линияләрен көйләүче, ЧПУ көйләүче, автомат линияләре операторы, токарь, фрезеровкалаучы, термист, технологик җиһазларны ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча слесарь, слесарь-ремонтчы һәм башкалар.

Лениногорск шәһәрендә Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең өченче мәйданчыгы 14.00 сәгатьтә педагогик колледж базасында эшли башлады. Монда белем бирү оешмалары һәм культура өлкәсе вакансияләре тәкъдим ителде. Мәдәният сарае, район мәдәният йорты, Лениногорск сәнгать мәктәбе, Балалар иҗат йорты, Лениногорск Балалар музыка мәктәбе, Мәгариф идарәсе катнашты. Эш бирүчеләр вәкилләре 98 берәмлек вакансия тәкъдим иттеләр: тәрбиячеләр, фән укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары, хореограф, укытучылар, кече тәрбиячеләр, җыештыручы һәм башка һөнәрләр иде.

Педагогика колледжның чыгарылыш курс студентлары, эш эзләүче гражданнар вакансияләр буенча тулы мәгълүмат алдылар, эш бирүчеләр белән элемтәгә керү өчен үз контакт мәгълүматларын калдырдылар.

Эшкә урнашу ярминкәсенә килгән барлык гражданнар эш бирүчеләр белән аралашу барышында үзләрен кызыксындырган вакансияләр буенча тулы җаваплар алдылар; Мәшгульлек үзәге белгечләреннән «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм» федераль проекты кысаларында һөнәри белем алу мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар.

 

#ВремяВозможностей2023

#Мөмкинлекләрвакыты2023

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International