Лениногорскиның «Исток-башлангычта» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Ятимлек - социаль күренеш»ата-аналар университеты узды

2023 елның 14 апреле, җомга

14 апрельдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Я– социаль күренеш буларак» дигән темага ата-аналар университеты үткәрде.

Ата-аналар университетының максаты-уңай гаилә мөнәсәбәтләрен формалаштыру.
Чара барышында социаль педагог социаль ятимлекнең сәяси, социаль, медицина, психологик һәм башка сәбәпләр белән бәйле булуын ассызыклады. Социаль ятимлек җәмгыятьтә ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү, ата-аналарны эшкә сәләтсез, хәбәрсез югалган дип тану нәтиҗәсендә ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар булу белән бәйле күренеш. Ата-аналар «уллыкка алу», «опека», «тәрбиягә алынган гаилә»кебек төшенчәләр турында белем алганнар.

Чара ахырында социаль педагог балалар безнең киләчәгебез һәм өлкәннәр балаларның бәхетле балачагы булсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиешлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International