«Юбилейный» лагеренда 40 ка якын малай һәм кыз ял итте

2023 елның 14 апреле, җомга

Яңа көч, белем һәм тәэсирләр белән язгы каникул көннәрендә «Юбилейный»лагеренда  ял иткән укучылар парта артына утырдылар. 7 көн эчендә биредә 40ка якын малай һәм кыз ял итте. 

Төрле һәм танып белү программасы әзерләнгән иде. Әлмәттән килгән профессиональ педагоглардан урам биюләрен өйрәнү мөмкинлеген беркем дә кулдан ычкындырмады. 

«Альметрия» интерактив үзәгенең фәнни шоуында балалар дөньяның төрлелегенә тагын бер кат инандылар. «Татнефть» мәктәп биолабораторияләренең күчмә семинарларында үсемлекләр, аларны үстерү ысуллары турында күп яңалыклар белделәр. Ә «Digital Academy» дәресләрендә заманча компьютер инженериясе күнекмәләрен алдылар. 

Гомумән алганда, язгы каникуллар вакытында «Татнефть» балалар лагерьларына 500 балаял иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International