Лениногорскида Бөтенроссия ачык спартакиадасының төбәк этабы финалы узды

2023 елның 14 апреле, җомга

Лениногорскида «1 нче спорт мәктәбе» МБУ, «2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе», «5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе», «6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе», «12 нче лицей», «Лениногорск нефть техникумы» ГАПОУ базаларында физкультура - спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия ачык спартакиадасының төбәк этабы финалы узды.

Спартакиаданы ачу тантанасында "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәрестән тыш һәм сәламәтлекне саклау эшчәнлеге программаларын гамәлгә ашыру секторы белгече Лариса Габитова, мәгариф идарәсе башлыгы ВагизСанатуллин, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Марс Хәсәнов катнашты. Алар катнашучыларга  яхшы нәтиҗәләр теләделәр.

Спартакиадада 11 муниципаль районнан: Лениногорск, Әлмәт, Спас, Балык Бистәсе, Саба, Минзәлә, Балтач, Теләче, Яр Чаллы, Казан, Чистай шәһәрләреннән 200дән артык өстәмә белем бирү оешмасы катнашты.

Командалар баскетбол, волейбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы кебек төрләрдә ярыштылар. Спартакиада нәтиҗәләре буенча 1,2,3 урынны алган командалар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары, истәлекле кубоклары һәм медальләре белән бүләкләнделәр.

Спартакиада төрләрендә җиңүчеләргә Курган шәһәрендә физкультура-спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия ачык Спартакиадасында Татарстан Республикасы данын якларга туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International