Лениногорскида шагыйрь, Татарстан гимны сүзләре авторы Рамазан Байтимеровның тууына 100 ел тулуны билгеләп үттеләр

2023 елның 7 апреле, җомга

Лениногорск Мәдәният сараенда шагыйрьнең, Татарстан гимны сүзләренең авторы Рамазан Байтимеровның 100 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды.

Чарада шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, филология фәннәре докторы, профессор, академик, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Әнвәр Шәрипов, ТР Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәисе Рифкать Шаһиев, шагыйрь Айрат Суфиянов, «Чишмә» җирле иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров, шагыйрьнең кызы  Гөлшат Байтимерова (Кушилкова), мәктәп укучылары, укытучылар, иҗади интеллигенция катнашты.

Чара барышында Рамазан Байтимеров шигырьләренә җырлар яңгырады, аның шигырьләре укылды.

Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова яшь буынны патриотизм, югары әхлак рухында тәрбияләүдә шагыйрьнең иҗади мирасының әһәмиятен билгеләп үтте.

Рамазан Байтимеров иҗатын саклауда аның кызы Гөлшат ханым зур роль уйный. Моңа барлык чыгыш ясаучылар да игътибарны юнәлтте.

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә Рамазан Байтимеров истәлегенә багышланган "Илен сөйгән шагыйрь" конкурсын үткәргән иде, анда 50 дән артык кеше катнашкан. Чара барышында җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International