Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең дежур частена алдану факты буенча 66 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.
Гариза бирүченең телефонына банкларның берсенең логотибы белән шалтырату килгән. Шалтыратучы үзен банкның иминлек хезмәте хезмәткәре дип таныштыра һәм аның картасыннан өченче затлар акчаны алырга тырыша дип хәбәр итә. Рөхсәтсез акча алуны булдырмау сылтавы белән хатын-кызны телефонга кушымта урнаштырырга күндерәләр. Соңрак ачыкланганча, бу аферистларга гариза бирүченең мобиль җайланмасына тоташырга һәм онлайн-банк аша аңа билгеле булмаган счетларга 100 мең сумнан артык акча күчерергә мөмкинлек биргән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, зыян күрүченең сүзләренчә, ул мондый мошенниклык фактлары турында белгән, ләкин үз очрагында мошенникларны танып бетерә алмаган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге гражданнарны уяу булырга чакыра!
Әгәр дә сез җинаятьчеләр корбаны булсагыз, шунда ук полициягә 02 телефоны аша хәбәр итегез.