Лениногорскның "Исток-башлангыч” үзәгендә “Демография" милли проектын тормышка ашыру дәвам итә

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Лениногорск муниципаль районында «Демография» милли проектының «Өлкән буын»федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. 9 гыйнвардан авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне федераль бюджеттан алынган махсус автотранспортта диспансерлаштыру һәм скрининглар узу өчен медицина учреждениеләренә китерү яңадан башланды.

2023 елның I кварталында медицина учреждениеләренә авыл җирлегендә яшәүче 454 кеше китерелгән. Профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансерлаштыру үткәрү өчен 2023 елның II кварталына 390 өлкән яшьтәге гражданны китерү планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International