20 һәм 27 мартта ике турда шәһәр һәм район мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары өчен «Тере классика» Бөтенроссия яшь укучылар конкурсының муниципаль этабы узды.
Конкурста түбәндәге гомуми белем бирү учреждениеләреннән 43 укучы катнашты. Жюри әгъзалары конкурста катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үттеләр.
беренче тур 7нче мәктәптә, авыл мәктәбе укучылары өчен Шөгер мәктәбендә үтте. Икенче тур 27 мартта Балалар иҗат йорты базасында узды. Укучыларның чыгышлары нәтиҗәләре буенча "Тере классика " Бөтенроссия укучылар конкурсының муниципаль этабында абсолют җиңүчеләр билгеләнде:
1) Бострикова Елизавета, 6нчы мәктәпнең 6 сыйныф укучысы (җит. Шигапова И. В.);
2) Дәүләтшина Динара, МБОУ 12нче лиөей, 10 сыйныф укучысы (җит. Хаертдинова Л. И.);
3) Куропаткин Кирилл, 11нче гимназия, 5 сыйныф укучысы (Зубаирова А.У.
Алар 2023 елның 30 мартында Казанда узган конкурсның төбәк этабында шәһәребезне тәкъдим иттеләр. Бострикова Елизавета һәм Дәүләтшина Динара «Тере классика»Бөтенроссия яшь укучылар конкурсының төбәк этабы лауреатлары булдылар.
Лауреатларны әзерләгәннәре өчен педагогларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!