Татарстан Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенә кушылачак.
Бөтенроссия вакансияләр ярминкәсенең төбәк этабы 14 һәм 15 апрельдә Татарстанның барлык шәһәрләрендә, шул исәптән Лениногорскида да узачак. Чара «Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУда (Гагарин урамы, 51 йорт) 09 сәгатьтән 11 сәгатькә кадәр узачак. Ике көн эчендә Лениногорск муниципаль районының унике предприятиесе катнашачак.
Теләге булган һәркем актуаль вакансияләр белән таныша, хезмәт хакы дәрәҗәсен белә, бонуслар һәм бүләкләү системасы, шулай ук яңадан укыту мөмкинлеге турында сораулар бирә алачак.
Ярминкә эшсезләр өчен дә, урыннарын һәм хәтта мәшгульлек юнәлешен үзгәртергә теләүчеләр өчен дә, шулай ук булачак мәктәп һәм колледж тәмамлаучылар өчен дә кызыклы булачак. Урында предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән әңгәмә узарга, киләчәк эшнең барлык нечкәлекләре – хезмәт шартлары, эш графигы, социаль гарантияләр һәм башка күп нәрсәләр турында фикер алышырга мөмкин. Барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә!
Белешмәләр өчен телефоннар 8(85595) 5-59-07, 5-58-94, 6-08-50.