Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы урынбасары Сергей Тимаков рәислегендә район Советы сессиясе узды.
Утырышның беренче көн тәртибе буенча Лениногорск районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Людмила Наумова чыгыш ясады.
Людмила Тимофеева «Халык контроле» системасына килгән шикаятьләр турында хәбәр итте, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар аша килгән хәбәрләргә тукталды.
Иң еш очрый торган мәсьәләләр элеккечә гражданнарның торак хокукларын гамәлгә ашыру һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрен тәшкил итә, шулай ук халыкны социаль тәэмин итү һәм социаль яклау мәсьәләләре кызыксындыра.
«Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең «Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы» МКУ рәисе вазифасыннан азат ителүе һәм вакантлы вазыйфаны биләүгә тәкъдимнәр җыю турында мәгълүмат урнаштыру, шулай ук Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Иҗтимагый советы кандидатлары составының өчтән бер өлешен раслау турында Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков хәбәр итте.
Утырышның көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.