Анда шәһәр һәм авыл балалар бакчалары тәрбиячеләре, шулай ук шәһәр һәм авыл урта мәктәпләренең физкультура укытучылары катнаша ала.
Жюри «Юлларда тормыш иминлеге» модулен балалар бакчаларының бер яшь төркеме өчен яки мәктәпнең 1-7 сыйныфлары өчен интеграцияләүне бәяләячәк.
Конкурсның район этабы 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Иң яхшы катнашучылар 16 майдан 16 июньгә кадәр узачак республика этабына үтәчәк.
Гаризалар 15 майга кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне һәм лауреатларны акчалата бүләкләр көтә. Конкурс нәтиҗәләрен игълан итү һәм җиңүчеләрне бүләкләү июнь ахырында узачак.
Тулырак мәгълүмат сайтта: ncbgd.tatarstan.ru яки 8 (843) 5-333-776 телефоны буенча.