2023 елның 6 апреленнән 22 апреленә кадәр Татарстан Республикасында " Үзенчәлекле баланы ничек үстерергә?». проекты тормышка ашырыла. Аның төп бурычы – әлеге диагноз белән беренче тапкыр очрашкан ата – аналарга мәгълүмати ярдәм күрсәтү.
Проект "Особые дети. Татарстан" АНО тарафыннан оештырылган. «Татнефть» ААҖ грантын кулланып уздырыла.
Проектның партнерлары-Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Россия Федерациясенең Идел буе федераль округы субъектларында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең Координация советы рәисе Сәрия Харисовна Сабурская.
2023 елның 6-7 апрелендә Казан шәһәрендә, 2023 елның 13-14 апрелендә Әлмәт шәһәрендә һәм 2023 елның 20-21 апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә (һәр шәһәрдә 2 көн) белгечләрнең күчмә практик семинарлары һәм консультацияләре оештырылачак.
Теркәлү өчен форманы тутырыгыз: https://forms.gle/dxkwcT99fV3hoibt9
Барлык кызыксындырган сорауларны +7 987 219 77 70 телефон аша биреп була.