"Единство" грант проектын тормышка ашыру кысаларында "Логос" балалар һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм үзәге» МБУ белгече Диләрә Мортазина һәм үзәк волонтерлары Клинжев Артур, Гәрәев Илдар, Хәмидуллин Марсель, Антонов Романга пенсионер, хезмәт ветераны Сәлманов Илдус Галимҗан улы янына бардылар.
Балалар йорт яны территориясен кардан, чүп-чардан чистартуда ярдәм иттеләр.
Илдус Галимҗан улы 1931 елда Лениногорск районының Карагай авылында туа. Әтисе бик нык авырый, әнисе колхозда эшли. Җиде яшеннән ул колхозда эшли башлый. Соңрак Үзбәкстанга китә, анда юл участогында механик булып эшли. Кырык елдан соң Лениногорскига кайта.
Лениногорскида йорт төзиләр, хатыны белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр.
Илдус Галимҗан улына сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер телибез.