31 мартта Лениногорск районы Татарстан Халыклары дуслыгы йортында «Татарстанның мәдәни башкаласы»конкурсы чараларын ачып җибәрде.
Кунаклар өчен зур программа – күргәзмәләр, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган концерт әзерләнгән иде.
Чара кунаклары Лениногорск районында сакланган һәм популяр булган милли ризыклар белән таныштылар.
Шулай ук алар мәктәп һәм колледж укучыларының сәнгать эшләрен, музей фондларыннан җирле халыкларның көнкүреш әйберләрен, төбәккә хас һөнәр һәм орнаментларны, осталарның агачтан уеп ясалган эшләнмәләрен үз эченә алган уникаль күргәзмәне күрделәр.