Лениногорск районыннан СВО зонасына гуманитар ярдәм һәм газель автомобиле китте

2023 елның 31 марты, җомга

30 мартта чираттагы гуманитар ярдәм партиясе сугышчыларыбызга махсус хәрби операция зонасына юл тотты.

ГАЗель машинасы, дарулар, көнкүреш техникасы, автомобиль өчен резина, инструментлар, азык-төлек СВО зонасына китереләчәк.

«Бердәм Россия»нең депутатлар корпусы, «Лениногорск РҮХ» ДАССОның баш табибы Рим Әмиров, хезмәткәрләр, табиблар, шулай ук Иске Шөгер, Шөгер, Мөэмин-Каратай һәм Керкәле авыл җирлекләре башлыклары һәм халкы гуманитар ярдәм җыюда актив катнашты.

Гуманитар ярдәмне Керкәле авыл җирлеге башлыгы Ленар Бигманов алып китте.  Сугышчыларыбызга ярдәм итүдә актив катнашкан Лениногорск районы халкына рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International