Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең дежур частена алдау гамәлләре факты буенча берьюлы 3 хәбәр килгән.
Беренче очракта 56 яшьлек хатын-кыз «куркынычсыз счетка» 80 мең сумнан артык акча күчергән. Гариза бирүче «банкның иминлек хезмәте хезмәткәрләре» тәкъдиме буенча үзенең акчаларын 5 төрле телефон номерына күчерә.
Лениногорскида яшәүче тагын бер хатын-кыз, тупланган инвестицияләрне алырга тырышып, 70 мең сум акчасын югалта. Зыян күрүченең телефонына «инвестиция фонды хезмәткәре» шалтырата, ул аның 250 мең сумлык табышы тупланганын хәбәр итә. 70 яшьлек гариза бирүче элек инвестицияләргә 10 мең акча керткәнен, шуның 9 сын чыгара алганын исенә төшерә. Ул әңгәмәдәшләренә ышана һәм акча күчерә, билгесез кешеләр тагын акча күчерүне сорагач кына, хатын-кыз алдакчыларның хәйләләренә эләккәнен аңлаган.
14 яшьлек яшүсмер 6 мең сумнан артык акчасын югалткан. Ул аяк киеменә заказ бирергә булган, интернет-кибет тапкан һәм товар өчен түләгән. Түләгәннән соң, "сатучы" элемтәгә керми башлый.
Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы! Сезгә игътибарлы булырга һәм акча күчергәндә мәгълүматны җентекләп тикшерергә кирәклеген искәртәбез!
Якыннарыгызны һәм танышларыгызны кисәтегез, бу фактлар турында сөйләгез, мобиль кушымталар аша мәгълүматлар җибәрегез һәм мошенникларга сезне алдарга мөмкинлек бирмәгез.