Бала туу һәрвакыт бәхет, игезәк балалар туу бәхет икеләтә. Игезәкләр туу - Аллаһының Бөек бүләге дип санала.
Лениногорскида бу атнада Билалов Рифат Илфат улы белән Екатерина Олеговна гаиләсендә игезәк кыз балалар, Әминә һәм Амалия дөньяга килде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре ата-аналарга туу турында таныклыклар тапшырып, әти-әниләргә тәрбияләүдә сабырлык, ә балаларга нык сәламәтлек һәм бәхет теләделәр!