Лениногорск районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге тарафыннан исерек хәлдә машина йөртүчеләрне транспорт агымыннан чыгаруга юнәлдерелгән "Тоннель" оператив-профилактик чарасы үткәрелде.
Чара нәтиҗәләре буенча 15 хокук бозу ачыкланган, шуларның 6сы транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү таләпләрен үтәмәгән өчен, 4се куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозган өчен.
Дәүләт автоинспекциясе исерткеч эчемлекләр эчү проблемасына битараф калмагыз, полициягә юлда үзләрен тиешенчә тотмаган, исерек хәлдә машина йөрткән шоферлар турында вакытында хәбәр итегез, дип мөрәҗәгать итә.