2023 елның 23 мартыннан 25 мартына кадәр Оренбург шәһәрендә 16 яшькә кадәрге егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.
Ярышларда Идел буе федераль округының 13 төбәгеннән 397 спортчы катнашты.
3 нче комплекслы спорт мәктәбе нәтиҗәләре:
Зубаровский Макар - 3 урын
Салахов Илназ - 5 урын
Зубаровский Макар - 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы, Лущиков Руслан Сергеевич җитәкчелегендә шөгыльләнә. 3 урынны алып, Макар май ахырында Уфа шәһәрендә узачак грек-рим көрәше буенча Россия беренчелеге финалына юллама яулады.
Сезнең белән горурланабыз һәм алга таба да җиңүләр көтәбез!