Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов ифтар үткәрде

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Кичә Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән оештырылган ифтар узды. Кичәнең хөрмәтле кунагы-ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин иде.

Җыелганнарны сәламләп, район Башлыгы Рамазан ае — игелекле эшләр, рухи чистарыну, үзеңне сынап карау мөмкинлеге ае, дип билгеләп үтте.

Ифтардан соң җыелганнар коллектив намаз укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International