25 мартта Лениногорск муниципаль районы территориясендә «Татнефть» ААҖ УСО карамагындагы «Юбилейный»шәһәр читендәге балалар сәламәтләндерү лагеренда язгы смена ачылды.
Лагерь сменасы 31 мартка кадәр җиде көн дәвам итәчәк. Лагерьда 7 яшьтән 15 яшькә кадәр 40ка якын малай һәм кыз ял итә.
Сменаның юнәлеше театр-бию «креатив индустрия»дип атала.
Балалар каникулларны тәҗрибәле педагоглар һәм креатив җитәкчеләр җитәкчелегендә дуслары белән күңелле һәм кызыклы үткәрәчәкләр.