Бүген «Юбилейный» паркында Лениногорск шәһәренең 67 еллыгы уңаеннан ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»хәйрия акциясе узды. Шәһәр һәм авыл мәктәпләренең 85 булачак беренче сыйныф укучысына портфельләр тапшырылды.
Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов булачак беренче сыйныф укучыларын, аларның әти-әниләрен, әбиләрен һәм бабайларын сәламләде. Укучыларны бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, укуларында уңышлар теләде һәм иганәчеләргә, депутатларга, предприятие җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә зур рәхмәт белдерде. Аннары бүләкләү тантанасы булды.
Актив тормыш позициясе һәм «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясендә катнашканнары өчен Советның Рәхмәт хатлары белән «Триал» ҖЧҖ директоры урынбасары Равкат Кашапов, шәхси эшмәкәр Ришат Гәрәев, «БлагСтройДорХоз» АҖ директоры Мәүлет Сабиров, Лениногорск районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов бүләкләнде.
Шулай ук озак еллар намуслы хезмәте, югары профессионализмы һәм шәһәрнең һәм районның җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен «Бәкер» дәвалау-профилактика шәхси оешмасының реклама буенча менеджеры Ольга Тарасова район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Балалар өчен күңел ачу чарасы оештырылды.