Һәр мөрәҗәгать аерым контрольдә

2024 елның 1 ноябре, җомга

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Анда шәһәр һәм район кешеләреннән 5 мөрәҗәгать каралды. 

Юлларның торышы, киләчәктә аларны яхшырту турында фикер алыштылар, бина бүлеп бирү, җирле композитор хөрмәтенә чара оештыру турында мөрәҗәгатьләр каралды.

Мөрәҗәгатьләрнең күбесенә җаваплар урында ук бирелде, калганнары контрольгә алынды. Алар буенча алга таба эшләү өчен вазыйфаи затларга йөкләмәләр бирелде.

 «Минем бурычым вәзгыятьне мөмкин кадәр дөрес итеп аңлату һәм район халкының мөрәҗәгатьләрен оператив хәл итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләү», - диде Марат Гыйрфанов. 

Шәхси сораулар буенча каббул итүгә алдан язылу: https://leninogorsk.tatarstan.ru/tat/lizapriem.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International