Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эчкечелек профилактикасы буенча әңгәмә узды

2022 елның 12 августы, җомга

11 августта Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Зилә Мөдәрисова социаль хезмәт алучылар белән «Аеклыкны көчле кешеләр сайлый» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде.

Әңгәмәнең максаты-үз сәламәтлегеңне саклау белән кызыксыну уяту, аек яшәү рәвешенең өстенлеген күрсәтү, тулаем алганда, спиртлы эчемлекләргә тискәре мөнәсәбәтне үстерү.

Чарада катнашучылар алкоголизм турында статистиканы белделәр, эчкечелекнең сәбәпләре һәм үзенчәлекләре, эчүчелекне профилактикалауның нәтиҗәле ысуллары турында сорауларга җавап бирергә тырыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International