Лениногорскиның "Исток-Башлангыч" үзәгендә Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында чара узды

2022 елның 8 июле, җомга

7 июльдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Лиана Габидуллина һәм Гөлнара Пряничникова Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында хезмәт алучылар белән дәрес үткәрделәр. Чараның максаты-халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне саклау.

Дәрес татар милли ир-атлар баш киемнәре-түбәтәйгә багышланган иде. Чара барышында катнашучылар баш киемнәре барлыкка килү тарихы һәм аның исеме, нинди материалдан ясалуы, түбәтәйләр бизәлә торган татар халык орнаментлары турында белделәр. Күргәзмә оештырылды, анда түбәтәй үрнәкләре тәкъдим ителде. 

Аннан соң катнашучылар  кәгазьдән эшләнгән түбәтәйләрне татар милли орнаменты белән бизәделәр, аның элементлары «Волонтер» доброволецлар үзәге волонтерлары тарафыннан алдан әзерләнгән иде. Катнашучыларның түбәтәйләре матур килеп чыкты, чөнки һәркем аларны  фантазиясен һәм индивидуальлеген кушып бизәде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International