Лениногорскиның Аграр яшьләр бүлекчәсе бу көннәрдә Мамадышта узачак креатив чаналар республика фестивалендә катнашырга әзерләнде. Ул иртәгә, 27 гыйнварда узачак. Алар нефть качалкасы формасындагы чана ясап, нефть тематикасын күтәреп чыгарга булганнар. Уңышлар телибез.
Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә коллектив җыелышы узды, аның барышында директор Елена Ахмеджанова 2017 елның нәтиҗәләре турында сөйләп узды.
Гыйнвар аенда яшь хоккейчылар бөтенроссия ярышлрының республика этабы үтте. 2005-2006 елгы хокейчылар арасындагы ярыш Лениногорск Боз сараенда үтте. Анда Әлмәт, Бөгелмә, Зәй командалары катнашты. Беренче урынны безнең «Нефтяник» командасы алды (тренеры Галлямов Р.М.).