ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2017 ел
җомга

Шәһәрдәге Балалар сәнгать мәктәбенең яшь рәссамнары “Сөйкемле Шүрәле” иҗат эшләре конкурсыннан җиңү белән кайтты.

 

Закондагы үзгәрешләр буенча, инвалидларны карауны раслау тәртибе җиңелләште. Бу турыда сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.

Китапханәләрдә балалар өчен төрле чаралар оештырылган иде. Алар кызыклы китаплар, журналлар белән дә танышты. Авыл һәм шәһәр китапханәләрендә уздырылган чараларда 600 ләп бала катнашты.

1 июньдә КНИТУ-КАИ Лениногорск филиалы бинасында «Лениногорский приборный завод. Факты. События. Люди»  дигән китапны тәкъдим итү кичәсе үтте. Китап чыгару идеясы -  аны күп еллар әлеге предприятиене җитәкләгән Рафаэль Мөлековныкы.

3 июньдә 18.40 та «Интервью» тапшыруы чыгачак, анда Росреестр идарәсе бүлек начальнигы Ада Зәйдуллина күчемсез милекне рәсмиләштерү турында сөйлиячәк.

“Логос” үзәге балаларны яклау көне уңаеннан төрле чаралар үткәрде. Алар ЗАГС бинасында узды, бәйрәмгә 7нче мәктәп, 12нче лицей укучылары чакырылган иде.

1 июньдә 1.00 сәгатьтә12 нче, 5нче ТОСлар, “Исток-Башлангыч”, китапханә балаларны яклау көненә багышланган “Күңелле стартлар” үткәрде. 30 бала катнашты. Балалар төрле уеннарда катнашты, табышмаклар чиште – чара бик күңелле үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International