Шәһәрдәге Балалар сәнгать мәктәбенең яшь рәссамнары “Сөйкемле Шүрәле” иҗат эшләре конкурсыннан җиңү белән кайтты.
Ул Арча районы “Кырлай” әдәби-мемориаль комплексында узды. Халыкара конкурста республика районнарыннан, Россия регионнарыннан һәм Австралиядән дә катнашканнар. Безнең сәнгать мәктәбе укучылары Камилла Ганиева беренче дәрәҗә, Вилена Сафина икенче дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек була.